+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
30 октябрь 2019, 18:03

Минара — Европа чемпионы!

13 яшьлек якташыбыз Португалиядән зур җиңү белән кайтты.

Кыйгы районыннан 13 яшьлек Минара Шаһбанова Португалиядә каратэ буенча Европа чемпионы титулын яулады. Спортчы кыз киокушин каратэ буенча 33нче Европа чемпионатында Русияне лаеклы тәкъдим итте. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Ярышлар Порту шәһәрендә узган. Чемпионатта Европаның 20 иленнән спортчылар катнашкан. Русия данын 14 кеше, шул исәптән Югары Кыйгы авылының "Батыр" көрәшчеләр клубы шәкерте Минара Шаһбанова да яклаган. Якташыбыз барлык көндәшләрен лаеклы узып, беренчелекне алуга ирешкән.
— Без ярышларга әзерләнгәндә үк беренче урынга исәп тоттык. Минараны бөтен район, сыйныфташлары, ата-аналар һәм "Батыр" клубы тәрбияләнүчеләре каршы алды, — ди тренеры Артур Хөснетдинов.
Яшь спортчының әтисе кызы юлга кузгалганда: "Бүген сине әниең озата, бөтен район белән каршы алырлык булсын!" — дигән. Әти кешенең ихлас теләкләре Ходайның "Амин" дигән чагына туры килгән, күрәсең.
Читайте нас: