+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
13 ноябрь 2019, 13:40

Кытайлылар 3:10 исәбенә җиңелде

“Туймазы-Арена” бозында Тяньцзинь шәһәренең яшь хоккейчылары белән “Девон” командасы ярыша.

“Туймазы-Араена” боз сараенда бу көннәрдә бик кызу чор. Бирегә Кытайдан яшь спортчылар — Тяньцзинь шәһәренең хоккейчылар командасы килде. Алар бүген инде икенче көн шәһәрнең “Девон” хоккей командасы белән ярыша.
Әйткәндәй, узган елны Туймазы хоккейчылары үзләре Кытайда булган иде. Анда, ике илнең хезмәттәшлек итүе кысаларында, балалар хоккее буенча ярышлар үтте.
Быел исә Тяньцзинь шәһәре үсмерләре Башкортстан бозында уйный. Кичә кунаклар "Девон" командасына 3 : 10 исәбенә җиңелде. Шулай да кәефләре бик күтәренке. Кытай егетләре алдагы ике көндә яхшы нәтиҗәләргә өметләнә. Ә без бәйге барышын күзәтеп, сезгә хәбәр итеп торырбыз.
Фото: “Туймазинский вестник”
Читайте нас: