+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
18 ноябрь 2019, 18:40

Хат ташучы

Кызлар һәм малайлар! Сезгә бик кызыклы уен тәкъдим итәбез. Аны мәктәптә — сыйныфташлар, туган көн бәйрәмнәрендә дуслар белән бергәләп уйнагыз.

Уйнаучылар, бер кызны яисә малайны уртада калдырып, кулга-кул тотынып, түгәрәк ясыйлар. Уртада калган кеше “почта” була. Түгәрәктәгеләрнең һәркайсы үзенә бер шәһәр исемен сайлап ала. Мәсәлән, Уфа, Казан, Чиләбе, Стамбул. Шуннан соң уртада торучы “почта”: “Хат алып барам Уфадан Казанга!” — дип кычкыра.

Исемнәре аталган уенчылар шул арада йөгереп урыннарын алыштыра. Ә “почта” бу вакытта, форсаттан файдаланып, түгәрәктә урын алып калырга тырыша. Урынсыз калган уенчы “почта” булып, уен яңадан башлана.
Әлфия Шәфыйкова рәсеме.
Читайте нас: