+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
4 декабрь 2019, 18:25

Балтач армспортчылары булдыра!

Кызлар һәм егетләр Идел буе федераль округы чемпионатыннан җиңү белән кайтты.

Балтач районының Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар һәм егетләр кул көрәштерү яисә армрестлинг буенча республикадан читтә узган бәйгеләрдә дә даими яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Күптән түгел яшь спортчылар моны тагын бер кат исбатлады.
28 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә армспорт буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Ярышларда Русиянең ун төбәгеннән иң көчле спортчылар көч катнашты. Башкортстан данын Иске Балтачның спорт мәктәбе һәм “Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексы җыелма командалары яклады.
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар һәм егетләр, тренерлары Айваз Сафетдинов җитәкчелегендә, үз авырлыклары категорияләрендә лаеклы чыгыш ясады.
1 урында - Азалия Хаматнурова (50 килограммга кадәр) һәм Динар Хиҗәпов (60 килограммга кадәр).
2 урында - Руслан Кашапов (70 килограммга кадәр).
3 урында - Тимур Әхмадуллин (65 килограммга кадәр уң кулга).
"Яшьлек" физкультура-сәламәтләндерү комплексы спортчылары да бәйгедә яхшы күрсәткечләргә иреште. Тренерлары Радим Нургалиев җитәкчелегендә төрле авырлык категорияләрендә алдынгы урыннарны яулады.
Нәтиҗәдә, Башкортстан данын лаеклы яклап, команда зачетында Балтач спортчылары икенче урынга чыкты.
Афәрин, дуслар! Алда да зур җиңүләр көтсен!
Фото: ДЮСШ
Читайте нас: