+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
14 декабрь 2019, 13:00

Алинә Заһитова спорт карьерасын туктатты

17 яшьлек спортчы киләсе елда алдында бик мөһим эш торуын белдерде.

Кичә Беренче канал эфирында фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова спорт карьерасын туктатуы турында хәбәр итте. Ул Красноярскида узачак Русия чемпионатында катнашмавы турында белдерде.

Шунысы шатлыклы, Алинә спорттан китми, ул күнегүләрен дәвам итәчәк һәм яңа элементлар өйрәнәчәк.
Шулай ук якын арада ул Олимпия чемпионы Татьяна Навканың боз тамашасында чыгыш ясарга әзерләнәчәк. Моннан тыш, 2020 елда Заһитовага Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырырга кирәк булачак, аннан соң ул спорт вузларының берсенә укырга керергә тели.
Алинә Заһитова —Пхенчхандагы Олимпия уеннары чемпионы. Аның активында шулай ук дөнья һәм Европа чемпионатлары алтыны. 7 декабрьдә ул, 205,23 балл җыеп, Гран-при финалында алтынчы урынны алды. Кыска программадан соң Алинә икенче урында иде, ләкин ирекле программада берничә хата җибәрде.
Читайте нас: