+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
14 декабрь 2019, 14:05

Татар гимназиясе укучылары дөнья чемпионы белән очрашты

Уфаның 65нче Татар гимназиясендә бик матур очрашу үтте. Белем учагына якташыбыз, полиатлон буенча дөнья чемпионы Артур Кәбиров килде.

Очрашу матбугат конференциясе форматында үтте. Спортчы үзенең зур уңышларга килү тарихы, иң мөһим стартлары турында сөйләде. Укучыларга үзеңдә рух көчү булдыру, бирешмәү, бернигә карамастан алга бару өчен фәһемле киңәшләрен бирде.
4 яшеннән чаңгыга баскан Артур Роберт улы инде 9 яшендә республика укучылары арасында Президент ярышларында җиңә. Төрле елларда республика юниорлары арасында чаңгы, атыш, йөзү буенча чемпион була. 2010 елда полиатлон буенча Русия чемпионы, ә инде ике елдан Эстониядә дөнья чемпионы исемен яулый.
Укучылар спорт күгендә балкыган якташыбызны зур кызыксыну белән тыңлады, сораулар яудырды, автографлар алды, истәлеккә фотога төште.
Сүз дә юк, мондый чаралар зур әһәмияткә ия. Дөнья чемпионы белән очрашу гимназиянең спортчы кызлары һәм егетләренә генә түгел, барлык укучыларга да бик ошады. Шушы истәлекле вакыйгадан соң, спорт түгәрәкләренә, секцияләргә язылучы балаларның саны тагын да күбрәк булачак әле.
Фото: гимназия сайтыннан.
Читайте нас: