+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
2 гыйнвар 2020, 00:35

Хыялларың чынга ашсын, дисәң...

Уфалылар, хәтта кечкенә балалар да, елның беренче көнен йөгерүдән башлады.

Бүген, 1 гыйнварда уфалылар алтынчы тапкыр “Забег обещаний” акциясендә катнашты.
Ярышның төп мәгънәсе шунда: һәр елны катнашучылар күкрәкләренә агымдагы елда үтәлергә тиешле максат турындагы язу беркетә һәм дистанцияне йөгереп уза.
Акция дөрес йөгерү мәктәбенә нигез салучы Владислав Литвинчук тарафыннан оештырылды. Быел ул “TERRA ZIMA” масштаблы фестивале кысаларында узды.
Катнашучылар Кәрвансарай тирәли 2020 метр араны йөгереп узды. Акциядә спортчылар, гади кешеләр, шулай ук, балалар катнашты.
Аларны республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, 13 тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Римма Баталова, йөгерешне оештыручылар сәламләде. Алар уфалыларны һәм башкала кунакларын яңа 2020 ел белән котлады һәм дистанцияне узуда уңышлар теләде.
Марафоннан соң Кәрвансарай алдында өлкәннәр һәм балалар өчен Русия халыкларының кышкы уеннары оештырылды.
Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан.
Читайте нас: