+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
4 гыйнвар 2020, 01:55

Көмьязыда спорт уеннары гөрләде

Саф һавада оештырылган чара авыл халкына һәм кунакларга күңелле, онытылмас мизгелләр бүләк итте.

Республика шәһәрләрендә һәм районнарында бәйрәм чаралары дәвам итә. Авылларда уеннар, спорт ярышлары һәм гаилә бәйрәмнәре уза. Балтач районының Көмьязы авылында да “Спорт һәм сәламәтлек декадасы” кысаларында “Кышкы уеннар” үткән. Саф һавада оештырылган чара авыл халкы, гаиләләр, балалар катнашлыгында күңелле һәм онытылмас мизгелләргә бай булган. Бу хакта социаль челтәрләрдәге битендә Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев яза.
“Бүген үзем дә, балалар белән бергә, Көмьязы авылында үткән гаилә спорт уеннарында катнаштым. Кышкы футбол һәм аркан тартышу, җыр һәм бию, күңел ачулар Яңа ел бәйрәменең дәвамы булды. Каникуллар дәвамында районның барлык клубларында һәм китапханәләрендә, спорт мәйданчыкларында, мәктәпләрдә мондый чаралар күп булачак. Барыгызга да яхшы кәеф, кадерле балтачлылар һәм район кунаклары!” — дип якташларына мөрәҗәгать иткән Илгиз Әхвас улы.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: