+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
4 гыйнвар 2020, 00:10

Радий Хәбиров: “Бу чаралар балалар сәламәт булып үссен өчен эшләнә!”

Республика Башлыгы “Яңа ел гаилә уеннары-2020” спорт бәйрәмендә булды.

Бүген, 3 гыйнварда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа буенча эш сәфәре барышында башкаланың Октябрь районындагы гаилә чаралары барган мәйданчыкларда булды. Бу хакта республика Башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спорт сарае каршындагы мәйданда төбәк җитәкчесе боз шәһәрчеген карады. Биредә республиканың Нуриман районыннан китерелгән 27 метрлы чыршы, скульптура композицияләре һәм балалар аттракционнары урнаштырылды, шугалак һәм хоккей мәйданчыгы ачылды.
Радий Хәбиров уфалылар белән аралашты, аларны Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады һәм каникуллар вакытында яхшы ял итүләрен теләде.
Республика Башлыгы бүген башкаланың 159нчы Мәгариф үзәгендә “Яңа ел гаилә уеннары-2020” спорт бәйрәмендә дә булды. Билгеле булуынча, республика фестиваленең шәһәр этабы Уфаның 124 мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен уза. Уеннарда катнашу өчен барлыгы меңнән артык мәктәп заявка биргән. “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге ярдәмендә оештырылган проектның финал ярышлары 18 гыйнварда “Динамо” стадионында узачак.
— Мин бүген сезнең белән бергә “Яңа ел гаилә уеннары” дип аталган фестивальдә булуыма бик шат. Анда республика буенча 60 меңнән артык гаилә катнаша. Бу шундый зур тарих, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Әлеге спорт чарасында катнашырга карар кабул иткәнегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә. Бу безнең гаиләләр өчен, балалар сәламәт булып үссен өчен эшләнә. Сезне Яңа ел белән котлыйм! Сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Йортларыгызга тынычлык булсын!
Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас: