+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
4 гыйнвар 2020, 16:55

Сәламәт гаилә — авыл күрке!

Благовар районының Кашкалаша урта мәктәбендә “Яңа ел гаилә уеннары-2020” фестивале кысаларында спорт бәйгесе үтте.

Республика шәһәрләрендә һәм авылларында Яңа ел каникуллары күңелле һәм файдалы үтә. Мәдәният йортларында, мәктәпләрдә балалаларны һәм аларның әти-әниләрен берләштерүче бәйгеләр, бәйрәм чаралары үтә. Бүген Благовар районының Кашкалаша урта мәктәбендә “Яңа ел гаилә уеннары-2020” фестивале кысаларында “Әти, әни һәм мин — сәламәт гаилә” бәйгесе үтте.
- Бүген без дә республикада старт алган “Яңа ел гаилә уеннары-2020” фестиваленә кушылабыз. Безнең авылыбыз сәламәт тормыш рәвеше алып баручы, тырыш яшь гаиләләре белән горурлана ала. Бүгенге спорт чарасында да нәкъ шундый матур гаиләләр көч сынашачак. Киләчәктә дә бердәм, тату, баларыгыз өчен үрнәк булыгыз! — диде бәйгене ачып, мәктәп директоры Хәлим Гыйльванов.
Спорт уеннарында дүрт команда — Әюповлар, Әбсәламовлар, Платоновлар, Мамаевлар гаиләләре катнашты. Алып баручы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Бәхтиярова "Спорт", "Комета", "Намус", “Позитив” командаларын рингка чакырды. "Күңелле стартлар" рәвешендә әзерләнгән спорт чарасында гаиләләргә төрле каршылыкларны үтәргә, җитезлектә, төгәллектә, тапкырлыкта көч сынашырга туры килде. Физкультура укытучысы Илфат Мөэминов, башлангыч сыйныфлар укытучылары белән берлектә, бәйгене кызыклы, эчтәлекле итеп оештыруга зур көч салган.
Күңелле ярышның барлык этаплары да киеренке көрәш белән узды. Җиңү теләге һәммәсендә дә шулкадәр көчле иде, әти-әниләр дә, балалар да финишка беренче килергә тырышты. Мәктәпнең спорт залы балаларның бәхетле, шатлыклы тавышыннан яңгырап торды.
Һәр гаилә шушы чарада бердәм, җитез булуын күрсәтте. Шулай да бәйге булгач, җиңүчесез булмый, әлбәттә. Укытучылар — Рәшит Вахитов, Альфира Нугаева, Илина Шаһиева җитәкчелегендәге жюри катнашучыларга гадел бәя бирде. Беренчелекне 4нче сыйныфта укучы Руслан һәм аның әти-әнисе Зөлфия һәм Ришат Әюповлар яулады. Икенче урынны — Платоновлар, өченче урынны Әбсәламовлар алды.
Спорт уеннарында катнашучылар барысы да Мактау грамоталары, футбол туплары һәм татлы күчтәнәчләр белән бүләкләнде.
Читайте нас: