+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
7 гыйнвар 2020, 14:25

Тылсымчылар чаңгыга басты

Раштуа алдыннан Уфаның Дим районында 100гә якын Кыш бабай һәм Карсылу бәйгедә катнашты.

6 гыйнварда Уфаның Дим районында Кыш бабайлар һәм Карсылулар катнашлыгында чаңгы ярышы үтте. Әлеге чара инде өченче ел үткәрелә һәм ул быел да беркемне дә битараф калдырмады. Бу хакта Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярыш " Баланово” урман-парк зонасының чаңгы трассасында узды. Башкаланың Дим районында урнашкан парк район халкы һәм кунаклары арасында инде күптәннән популяр.
Кыш бабайларга һәм Карсылуларга чаңгыда символик дистанцияне — 2020 метр араны узу буручы куелган иде. Катнашучылар, төрле әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, барысы да дистанцияне лаеклы үтте. Кыш бабайлардан финишка беренче булып уфалы Дмитрий Милейский килде. Ә Карсылулар арасында иң җитезе Алена Астахова булды. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алды. Ә иң мөһиме, әлеге чара күтәренке кәеф, позитив хис-кичерешләр бүләк итте, сәламәтлек өчен файдалы үтте.
Фото: Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте.
Читайте нас: