+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
9 февраль 2020, 12:00

8 яшендә дөнья рекорды куйды!

1 сыйныф укучысы 2 сәгать эчендә идәннән 5 мең тапкыр күтәрелә.

Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә яшәүче 8 яшьлек Андрей Киселев 2 сәгать эчендә идәннән 5 мең тапкыр күтәрелә. Иң гаҗәпләндергәне шул: ул моны берөзлексез эшли. Һәм бу балалар арасында яңа дөнья рекорды. Әлегә рәсми түгел. Малайның әти-әнисе бөтен процессны видеога төшергән һәм Рекордлар китабына гариза җибәргән.
Әйткәндәй, Андрейга кадәр мондый рекордны Чечен Республикасыннан биш яшьлек Рәхим Куриев куйган. Малай ике сәгать ярым эчендә дүрт меңнән артык идәннән күтәрелгән. Тагын бер рекордчы – Ингушетиядә яшәүче 7 яшьлек Ибраһим Льянов. Ул 2 сәгать эчендә 3 720 тапкыр күтәрелгән.
Андрей исә спортта уңышларга 6 яшендә ирешә башлаган. Аның һәр көне минутлап бүленгән. Мәктәптә - дәресләр, ә аннары спорт күнекмәләре. Өйдә, әтисе күзәтүендә дә шөгыльләнә малай. Әти-әнисе әйтүенчә, аның өлкән абыйсы белән шаярып алырга, уйнарга, мультфильмнар карарга да вакыты кала. Ә иң зур хыялы - Олимпия чемпионы булу.
Фото:tsargrad.tv
Читайте нас: