+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
12 март 2020, 11:55

Алинә Заһитова бозга ике тапкыр чыга

Коронавирус аркасында тамашаны үзгәртергә туры килгән.

Алинә Заһитовага Мәскәүдә узачак боз шоуында ике тапкыр чыгыш ясарга туры киләчәк.
Ил җыелма командасы фигуристлары катнашлыгында "Русия, алга!” боз шоуы 29 мартта ике тапкыр үтәчәк. Бу хакта Русия тимераякта фигуралы шуу федерациясе сайтында хәбәр ителә.
Мәскәү мэрының 5 меңнән артык кеше катнашкан чаралар үткәрүне тыю турындагы указы нигезендә, фигуристлар алдан уйланылганча, бер генә түгел, тамашачыларга ике чыгыш күрсәтәчәк. Һәр тамашада, тамашачылар саны рөхсәт ителгән нормадан артып китмәсен өчен, трибуналарның өске яруслары ябылачак.
Фото: udmurt.media
Читайте нас: