+25 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
27 ноябрь 2021, 11:15

Татар кызы дөнья рекорды куйды!

Камилә Вәлиева Сочидагы Гран-при этабында кыска программада җиңү яулады.

Татар кызы дөнья рекорды куйды!
Татар кызы дөнья рекорды куйды!

Кичә, 26 ноябрьдә,  Русия спортчысы Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча ярышларның беренче көненнән соң, ялгыз хатын-кызлар арасында иң алдынгысы булды. Фигуралы шуу остасы 87,42 балл җыеп, кыска программа өчен бәяләү буенча дөнья рекордын куйды. Бу хакта  “Матч ТВ” хәбәр итә.

“Мин бүген бик канәгать. Тренерларның мине мактауларына да шатмын. Үземнең шуудан ләззәт алдым. Әмма һәрвакыт алга омтылырга кирәк", — дип уй-хисләре белән бүлешә Камилә.

“Дусларым, этем белән саф һавада йөрергә. Фигуралы шуудан максималь рәвештә аерылып торырга тырышам", — дип җавап бирә ул, ярышлардан соң ничек ял итәсең, дигән сорауга.

Вәлиева— Этери Тутберидзе укучысы. Ул юниорлар арасында дөнья чемпионы. Агымдагы сезонда фигуралы шуу остасы дөнья сериясенең бер этабында — Канадада җиңү яулаган иде инде.

Бу юлы Камилә Вәлиева, Алена Косторнаяның элекке казанышларын узып китеп, кыска программада дөнья рекордын яңартты. Русия спортчылары Елизавета Туктамышева ирекле программа алдыннан —икенче, Майа Хромых бишенче урында.

 

Фото: tass.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: