-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
25 гыйнвар 2022, 09:40

“Әбием белән бабам янында шундый рәхәт!”

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова авылга кунакка кайткан.

“Әбием белән бабам янында шундый рәхәт!”
“Әбием белән бабам янында шундый рәхәт!”

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова татар авылына әбисе белән бабасы янына кунакка кайткан. Алар белән бергәләп төшкән фотоларны һәм видеоны ул “Instagram”дагы үз битендә урнаштырган.

Исегезгә төшерәбез, Алинә Ижауда туган, бүгенге көндә дә аның туганнары биредә яши. Фигуралы шуу йолдызы күптән түгел әбисе белән бабасының хәлен белергә кайткан. Ул үзе өчен якыннары нинди өстәл әзерләгәнен дә күрсәтте: токмачлы аш, койка һәм яшелчә салаты. Якыннары оныклары өчен музыкаль бүләк тә әзерләгәннәр: бабасы гармунда уйный, әбисе татарча матур итеп җырлый. "Бабамның баянда уйнаганын, ә әбиемнең җырлавын яратам", — дип язган фигурист кыз.

Якыннары Алинәнең уңышлары белән бик горурланалар. Йорттагы барлык диварлар да чемпион тормышындагы истәлекле вакыйгаларның фотолары белән тулы. Биредә Заһитованың Президент Владимир Путин һәм башка югары дәрәҗәле шәхесләр белән очрашуы, медальләр тапшыру мизгелләре дә бар.

Бу өйдә Алинә яраткан онык, якыннары турында ул үзе дә назлы хис-кичерешләре белән бүлешә.

Билгеле булуынча, 2019 елда 19 яшьлек спортчы профессиональ фигуралы шуу остасы карьерасын туктатты. Ул хәзер рәсми турнирларда катнашмый. Әлеге вакытта “Ледниковый период” тамашасын алып баручы булып эшли.

 

Фото: business-gazeta.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: