+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
11 Май 2022, 21:55

Алинә Заһитова кайда ял итә?

Май башында Олимпия чемпионы көтеп алган ялга китте.

Алинә Заһитова кайда ял итә?
Алинә Заһитова кайда ял итә?

Алинә Заһитова 2019 елның декабреннән бирле ярышларда катнашмый, ләкин барыбер актив тормыш алып бара— шоуда чыгыш ясый, Беренче каналда тапшырулар алып баручы һәм журналист булып эшли, осталык дәресләре үткәрә. Май башында Олимпия чемпионы көтеп алган ялга китте.

“Дуслар, мин инде утрауда. Инде өченче самолетка утырам, шуңа күрә миңа уңышлар һәм көч теләгез”, — дип яза Алинә социаль челтәрләрдә.

Алинә социаль челтәрләрдәге үзенең дуслары белән уен оештырды. Алар спортчының ялын кайда үткәрүен белергә тиеш иде. Олимпия чемпионы берничә вариант тәкъдим итте: Сейшель утраулары, Мальдива, Мексика һәм Доминикан Республикасы. Җавап бирүчеләрнең 64 проценты дөрес уйлаган булып чыкты. Заһитова Доминиканда ял итә икән.

Хәтта ялда да фигуралы шуу остасы спортка күп вакытын бүлә. Мәсәлән, теннис уйнарга өйрәнә.

Берничә көннән соң фигуралы шуу остасының беренче уңышлары күренә башлаган. Алинәнең уенын кәлтә еланы да күзәтеп яткан.

Спортчының вакытын актив үткәрүнең тагын бер ысулы — велоузыш. Яшел төстәге күлмәк кигән Алинә байка руле артында утырган бик матур фотосын урнаштырган. Сәләтле кызга матур яллар телисе генә кала!

 

Фото: radiokp.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: