+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
5 июнь 2022, 10:15

Балалар да сынатмады!

“Патриот” хәрби-патриотик паркында “Геройлар ярышы” узды.

Балалар да сынатмады!
Балалар да сынатмады!

"Биредә уникаль каршылыклар оештырылган, алар бер генә трассада да юк. Без Русия Оборона министрлыгы җитәкчелегенә, „Геройлар узышы“ проекты җитәкчесе Ксения Шойгуга безнең башлангычларга, әлеге күләмле проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәтлебез. Без - 1 июньдә ачылган „Авангард“ үзәге курсантларын башлангыч хәрби әзерләү буенча уку планында узыш булган бердәнбер төбәк. Һәр атна саен анда көнгә биш тапкыр бөтен республикадан 200 егет һәм кыз киләчәк һәм  армия хезмәте нигезләрен алачак”, — диде федераль узышны ачу тантанасында республика Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов.

Геройлар узышы " проекты җитәкчесе Эдуард Шәфиев белдерүенчә, 40 гектар мәйданлы парк территориясендә уникаль трасса булдырылган, ул өч форматтан тора. Федераль узышта республикадан гына түгел, Татарстан, Чиләбе, Свердловск, Мәскәү өлкәләре, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән дә барлыгы меңнән артык кеше катнашты. Башкортстанда узган “Геройлар ярышы” шунысы белән үзенчәлекле булды – бердә балалар да катнашты.

Билгеле булуынча, "Геройлар ярышы " — махсус бүлекчәләр сугышчыларын әзерләү өчен сынаулар нигезендә оештырылган Бөтенрусия күләмендәге беренче спорт ярышы. Бу уникаль локация. Катнашучылар профессиональ инженерлар һәм тәҗрибәле инструкторлар эшләгән трассаны уза. Узышның каршылыклары уникаль: су киртәләре, биек диварлар, коймалар, тимерчыбыклар, җир асты тоннельләре, канатлар, траншеялар, су тутырылган чокырлар, хәрби хәрәкәтләрне имитацияләү һәм башкалар. Шул ук вакытта биредә махсус эшләнгән заманча каршылыклар белән бергә әлеге җирлекнең табигый рельефы да кулланыла.

“Геройлар узышы”нда Башкортстаннан Эдгар Осепян (1 сәгать 26 минут), Татарстаннан Константин Сутулов (1 сәгать 32 минут), Свердловск өлкәсеннән Михаил Боронкин (1 сәгать 49 минут) җиңү яулады. Аларга “каршылыклар аша узыш” спорт төре буенча спорт разрядлары биреләчәк һәм төбәкләрнең җыелма командаларына кертеләчәк.

 

Фото:vk.com/heroraceufa?w=wall-11197868_5435

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: