Барлык яңалыклар
Спорт
4 июль 2022, 14:05

Камилә киләсе сезонда бозга чыгармы?

Хореограф Даниил Глейхенгауз социаль челтәрләрдә яңа пост урнаштырды.

Камилә киләсе сезонда бозга чыгармы?
Камилә киләсе сезонда бозга чыгармы?

Этери Тутберидзе АКШта озак кына булганнан соң, ниһаять, Русиягә әйләнеп кайтты һәм шунда ук “Хрустальный”дан яңалыклар ишетелә башлады. Топ-фигурачылар арасында беренчеләрдән булып яңа кыска программасы турында Камилә Вәлиева белдерде. Дөресрәге, хореограф Даниил Глейхенгауз социаль челтәрләрдә Тутберидзе һәм Вәлиева фотосурәтләрен урнаштырып, бу хакта хәбәр итте. Камилә киләсе сезонда  “Интерстеллар” фәнни-фантастик фильмыннан музыкага чыгыш ясаячак, ә программа эчендә Глейхенгауз сер ачарга вәгъдә бирде.

"Камилә Вәлиева өчен яңа кыска программа "Интерстеллар" фильмыннан музыкага куелачак, — дип яза Глейхенгауз. — Программа эчендә сезне сер дә көтә".

Камиләгә 16 яшь, ул Этери Тутберидзе җитәкчелегендәге төркемдә шөгыльләнә. Фигуралы шуу остасы Пекинда узган Олимпиадада команда турнирында алтын медаль яулады, шулай ук ул Русия һәм Европа чемпионы. Ул кыска, ирекле һәм программалар суммасы буенча дөнья рекордларына ия.

 

 

Фото: sportmail.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: