+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
17 август 2022, 08:55

Көмеш медаль – Реанада!

Башкортстанның нәни спортчысы Екатеринбургта Анатолий Карпов Кубогына узган шахмат ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Көмеш медаль – Реанада!
Көмеш медаль – Реанада!

Уфадан алты яшьлек шахматчы Реана Кинҗәбулатова Екатеринбургта Анатолий Карпов Кубогына узган шахмат ярышларында ике медаль яулаган. Бу хакта Башкортстанның Спорт министрлыгында хәбәр иттеләр.

“Толпар” спорт клубында тәрбияләнүче кызчык төп турнирда – көмеш медаль, шулай ук тиз шахмат буенча ярышларда да җиңү яулаган.

“Кинҗәбулатова 9 яшькә кадәрге ун иң яхшы кыз арасында классик турнирда иң кечкенәсе булды. Әмма осталыкта берсеннән дә калышмады диярлек. Ул барлык партияләрне дә уңышлы үткәрде, нәтиҗәдә, җиде җиңү яулады. Бу турнирда нәни якташабыз быел Русия чемпионатында 9 яшькә кадәргеләр арасында икенче урынны алган Светлана Кулагинаны (Ханты-Мансийск автономияле округы) җиңде. Нәтиҗә – мактаулы икенче урын һәм рейтингның сизелерлек үсеше", - дип хәбәр иттеләр Спорт министрлыгында.

Реана белән бергә “Толпар”ның тагын бер тәрбияләнүчесе – Мария Ярмак чыгыш ясады. Өченче урын өчен көрәштә ул Ханты-Мансийсктан килгән көндәшенә оттырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Карпов Кубогына ярышларда Мария белән бергә аның апасы һәм абыйсы – Анна һәм Иван да чыгыш ясады.

Билгеле булуынча, Екатеринбургта А.Е. Карповның III Кубогы – “KONTUR OPEN” халыкара фестивале программасына кергән Русия Балалар Кубогы этабы узды. Урал башкаласындагы ярышлар 500ләп яшь катнашучыны җыйды. Турнирда шахмат буенча дөнья вице-чемпионы Анатолий Карпов та катнашты.

 

Фото: Башкортстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: