Барлык яңалыклар
Спорт
25 август 2022, 22:30

Камилә кайчан үзен бәхетле тоя?

Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева кечкенә серен ачты.

Камилә кайчан үзен бәхетле тоя?
Камилә кайчан үзен бәхетле тоя?

Фигуралы шуу буенча команда ярышларында Олимпиада чемпионы Камилә Вәлиева үзен нәрсә бәхетле итүе турында сөйләде. 16 яшьлек спортчы әйтүенчә, ул бөтенләй гади нәрсә булырга мөмкин.

“Мине нәрсә бәхетле итә? Күп нәрсә. Кайчагында бер кечкенә генә шоколад та җитә. Кайвакыт мине ярышларда җиңү яки имтиханнан яхшы билге алу да бәхетле итә. Тренировкаларда катлаулы элементларны уңышлы башкаргач, еш кына үземне бәхетле тоям. Дуслар белән кызыклы очрашулардан, матур музыкадан, барлык якыннарымның да сәламәт булуы турында белүдән, кояшлы көннән һәм башка нәрсәләрдән үземне бәхетле итеп тоя алам”, — ди Камилә Вәлиева. “U magazine” басмасы спортчының сүзләрен китерә.

 

2021-22 сезонда фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Русия һәм Европа чемпионатларында җиңү яулады. Билгеле булуынча, Пекиндагы Олимпиадада Камилә, команда турнирында җиңеп, илгә алтын медаль китерде. 

 

 

Фото: a-fitnes.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: