+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
15 сентябрь 2022, 10:10

Камилә Вәлиева эше буенча тикшерү тәмамланды

Бу хакта РУСАДА җитәкчесе Вероника Логинова белдерде.

Камилә Вәлиева эше буенча тикшерү тәмамланды
Камилә Вәлиева эше буенча тикшерү тәмамланды

Русиянең допингка каршы агентлыгының генеральный директоры Вероника Логинова фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның эше буенча тикшерү тәмамлануын белдерде. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

“Тикшерү тәмамланды. Хәзерге вакытта нәтиҗәләрне эшкәртү бүлеге билгеләнгән кагыйдәләр һәм процедуралар нигезендә тыңлаулар оештыру өчен кирәкле документлар әзерли”, – дип белдерә РУСАДА җитәкчесе.

Билгеле булуынча, Камилә Вәлиева Пекинда узган Олимпия уеннарында команда зачетында алтын медаль яулады, әмма Русия җыелма командасы килеп туган хәл аркасында бүләкләнмәде.

Бөтендөнья допингка каршы агентлык (WADA) яшь фигуристканың канында тыелган препарат ачыклануы турында игълан итте.

Шул ук вакытта спорт Арбитраж суды Камиләгә индивидуаль турнирда катнашырга мөмкинлек бирде, анда ул дүртенче урынны алды.

Күптән түгел Камиләнең Русия җыелма командасына кандидатларның контроль прокатларында катнашачагы билгеле булды. Вәлиева белән бергә Анна Щербакова һәм Александра Трусова да чыгыш ясаячак.

 

Фото: news.myseldon.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: