+13 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
15 октябрь 2022, 11:34

Яшь көрәшчеләр Башкортстан данын лаеклы яклады

Казахстанда билбау көрәше буенча дөнья беренчелегенә ярышлар узды.

Яшь көрәшчеләр Башкортстан данын лаеклы яклады
Яшь көрәшчеләр Башкортстан данын лаеклы яклады

Башкортстанның яшь көрәшчеләре Казахстан башкаласы Нурсолтанда узган билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Турнирда Уфаның “Батыр” спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре аерылып торды, дип хәбәр иә Башкортстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

52 килограммга кадәр авырлык категориясендә көмеш медальне Камилла Рәфыйкова яулаган. Республикага икенче көмеш медальне 82 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясаган Артур Зарипов китергән.

Көрәшчеләрне Русиянең атказанган тренеры, спорт мастеры, Бөтенрусия категорияле судья, Башкортстанның баш тренеры, Русия спорт мастерларын һәм дөнья чемпионнарын тәрбияләгән Рөстәм Зыякаев әзерләгән.

Элегрәк Уфада Башкортстан җыелма командасы билбау көрәше буенча ачык республика турнирында Үзбәкстаннан килгән көрәшчеләрне җиңде.

Казахстанда медальләр өчен дөньяның 16 иленнән 150дән артык спортчы көч сынашты.

 

Фото: Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: