-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь 2022, 10:10

Камилә белән Алинәне Навка эләктереп өлгергән

Фигуралы шуу осталарын Яңа ел тамашаларына “бүлешәләр”. Алар бу чорда Кыш бабай кебек үк популяр.

Камилә белән Алинәне Навка эләктереп өлгергән
Камилә белән Алинәне Навка эләктереп өлгергән

Фигуралы шуу йолдызлары өчен Яңа ел бәйрәмнәре — Кыш бабайларныкы кебек үк иң кызу эш көннәре.

Агымдагы елда Русиянең иң танылган фигуралы шуучысы Камилә Вәлиева ике сезон арасында Татьяна Навка тамашаларында катнашты. Аларның хезмәттәшлеге Яңа ел каникулларында да дәвам итәчәк. Камилә “Новая сказка Шахерезады”тамашасында төп рольләрнең берсендә булачак. Бу тамаша 24 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр Мәскәүдә күрсәтеләчәк, ә менә Вәлиева үзе 30 декабрьдән чыгыш ясаячак. Димәк, Камиләнең 25 декабрьдә Красноярскида үтәчәк Русия чемпионатында чыгыш ясарга ныклы теләге бар.

Алинә Заһитова күптән инде Татьяна Навка тамашаларында катнашып килә. Шуңа күрә киләсе шоу-сезонда ул аңа тугры булачак. Алинә киләсе елның 2-8 гыйнварында Сочиның «Айсберг» бозында чыгыш ясаячак. Моннан тыш, ноябрь башында Заһитованың “Руслан һәм Людмила” тамашасы белән гастрольләре көтелә, анда Алинә төп рольдә булачак. Олимпия чемпионы Анна Щербакова, шулай ук, Татьяна Навка белән эшләячәк.

Александра Трусова үзенең сөйгәне Марк Кондратюк белән бергә Евгений Плющенко командасында булачак. Хәзерге заманның иң харизматик фигуристы Елизавета Туктамышева ноябрь башында Плющенконың юбилей тамашасында катнашырга планлаштыра. Моннан тыш, ул Минскида узачак Авербух тамашасының афишаларында да.

 

 

Фото: kp.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: