+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
24 октябрь 2022, 21:20

Камиләбез беренче!

Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Гран-приның беренче этабында җиңү яулады.

Камиләбез беренче!
Камиләбез беренче!

23 октябрьдә Мәскәүдә фигуралы шуу буенча Русия Гран-приеның беренче этабы тәмамланды. Беренче стартның төп йолдызы— Камилә Вәлиева. Агымдагы елда илнең иң танылган фигуралы шуу остасы өчен бу Пекин олимпиадасыннан соң беренче ярышлар булды. Һәм Камилә анда җиңү яулады.

Гран-приның беренче этабында җиңгәннән соң, ул фигуралы шуу буенча Русиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзега һәм аның бөтен командасына мөрәҗәгать итте. Вәлиева әлеге ярышта Тутберидзе укучысы Софья Акатьеваны узып китте.

“Русия Гран-приеның беренче этабы тәмамланды. Бу минутларда минем белән булган, борчылган һәм ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Тренерларым Э. Г. Тутберидзега, Д. М. Глейхенгаузга һәм С. В. Дудаковка, безнең бөтен teamtutberidze командасына рәхмәт. Һәм, әлбәттә, якыннарыма һәм дусларыма,  һәрвакыт янәшәмдә булучыларга рәхмәт.

Алда киләсе этап. Бер атнадан Казанда очрашырбыз!" — дип яза Камилә Вәлиева социаль челтәрләрдә.

 

Фото: narodsobor.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: