+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
25 октябрь 2022, 21:25

Даня Милохин нигә китә?

“Ледниковый период" шоуында катнашучылар барысы да аптырашта калган.

Даня Милохин нигә китә?
Даня Милохин нигә китә?

Русия блогеры Даня Милохин Беренче каналда барган "Ледниковый период" тамашасының яңа сезонын ташлап китәргә булган. Ул моны үзенең арыганлыгы белән бәйли. Бу хакта Даня сишәмбе көнне хәбәр итте.

Шоуда блогер ике тапкыр Олимпия уеннарының көмеш призеры Евгения Медведева белән дуэтта чыгыш ясады.

"Кызганычка каршы, мин бу тамашадан китүемне әйтергә тиеш, < ... > чөнки мин арыдым. Минем көчем җитми, мин моны ни өчен эшләүнең мәгънәсен күрмим”, — дип яза ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

Милохин фигуралы шууны артык яратып бармавын белдерде. Блогер үзенең шоудан китүе конфликт белән бәйле түгел дип аңлата.

"Ледниковый период" ның яңа сезоны Беренче канал эфирында 15 октябрьдә башланды.

 

 

Фото: rusnewstoday-24.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: