+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
27 октябрь 2022, 14:15

Камилә җыр конкурсында да җиңде!

Вәлиева һәм Ваня Дмитриенко иҗади бәйгедә көч сынашты.

Камилә җыр конкурсында да җиңде!
Камилә җыр конкурсында да җиңде!

Русия фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева һәм җырчы Ваня Дмитриенко « Музыка Первого» телеканалында “Нәрсә күрәм, шуны җырлыйм”тамашасында катнаштылар.

Камилә һәм Ваня тәкъдим ителгән сүзләр, эмодзи, рәсемнәр буенча, шулай ук тартмага яшерелгән әйберләрне куллары белән тотып карап, җырларның исемнәрен әйттеләр һәм башкарып та күрсәттеләр.

"Ваня Дмитриенко белән «Нәрсә күрәм, шыны җырлыйм»тамашасында катнаштык. Бик кызык булды! Кайсы раунд сезгә ныграк ошады? Комментарийларда  языгыз", - дип яза Камилә социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

Фигуралы шуу остасы 18:15 исәбе белән җиңү яулады.

Билгеле булуынча, күптән түгел Вәлиева Ваня Дмитриенконың клибында төп рольне башкарды.

2021-22 сезонда фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Русия һәм Европа чемпионатларында җиңү яулады. Билгеле булуынча, татар кызы Пекиндагы Олимпиадада, команда турнирында җиңеп, илгә алтын медаль китерде. 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: