+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
5 ноябрь 2022, 17:20

Камилә бозга алтынчы булып чыгачак

Казанда фигуралы шуу буенча Гран-приның өченче этабы  бара.

Камилә бозга алтынчы булып чыгачак
Камилә бозга алтынчы булып чыгачак

Бүген, 5 ноябрьдә, Казанда фигуралы шуу буенча Русия Гран-приеның өченче этабы  башланды. Ярышлар “Идел-2022” исеме астында уза. Әлеге вакытта Казанның Спорт сараенда хатын-кызлар арасында кыска программада ярышлар бара.

 Шунысы сөенечле, бүген биредә Камилә Вәлиева да чыгыш ясый. Ул кыска программада алтынчы булып чыгачак. Әйтергә кирәк, Камилә кайчандыр нәкъ менә шушы бозда фигуралы шууда беренче адымнарын башлаган булган.

Билгеле булуынча, Камилә фигуралы шуу буенча Гран-приның беренче этабында җиңү яулады.

Фигуралы шуу буенча Русия Гран-приеның беренче этабы 23 октябрьдә Мәскәүдә узды. Агымдагы елда илнең иң танылган фигуралы шуу остасы өчен бу Пекин олимпиадасыннан соң беренче ярышлар булды. Һәм Камилә анда җиңү яулады. Бүген дә аңа уңышлар телибез!

 

 

Фото:kp.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: