+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
7 ноябрь 2022, 11:15

Туган як бозында җиңү зур горурлык!

Камилә Вәлиева Казанда Гран-приның өченче этабында җиңү яулады.

Туган як бозында җиңү зур горурлык!
Туган як бозында җиңү зур горурлык!

Бу ялларда Казанда фигуралы шуу буенча Русия Гран-приеның өченче этабы  узды. “Идел-2022” дип аталган ярышлар Казанның Спорт сараенда меңләгән тамашачыларны җыйды.

 Шунысы сөенечле, туган ягында чыгыш ясаучы Камилә Вәлиева өчен бу ярышлар аеруча дулкынландыргыч булды. Әйтергә кирәк, Камилә кайчандыр нәкъ менә шушы бозда фигуралы шууда беренче адымнарын башлаган булган. Бу юлы да ул үзенең искиткеч чыгышлары белән якташларын сокландырды. Казан тамашачылары Вәлиевага ике минуттан артык алкышлады.Камилә фигуралы шуу буенча Гран-приның өченче этабында да җиңү яулады. Кыска программада — 83.30,ирекле программада аның нәтиҗәсе 158,42 балл булды. Балларның гомуми суммасы – 241,72 балл.

Ксения Синицына белән Вероника Яметова да бик матур чыгыш ясап, өченче һәм икенче урыннарга чыкты.

Билгеле булуынча, Камилә фигуралы шуу буенча Русия Гран-приеның беренче этабында да җиңү яулаган иде.

Фигуралы шуу буенча Русия Гран-приеның беренче этабы 23 октябрьдә Мәскәүдә узды. Агымдагы елда илнең иң танылган фигуралы шуу остасы өчен бу Пекин олимпиадасыннан соң беренче ярышлар булды. Талантлы татар кызына — яраткан Камиәлбезгә киләчәктә дә уңышлар телибез.

 

 

 Фото:s74794.cdn.ngenix.net

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: