Уфаның 1нче лицее укучысы Алексей Хәсәнов каратэ буенча Америка Кушма Штатларында узган “Te-Kenjutsu Kan” Халыкара ярышларында уңышлы чыгыш ясаган. Турнир Калифорниянең Лос-Анджелес шәһәрендә узган. Бу хакта “Электрогазета.рф” басмасы хәбәр итә.
Алексей 9-10 яшьлек малайлар категориясендә, ката һәм кумитэ бүлекләрендә чыгыш ясаган. Яшь спортчы кумитэ буенча финал ярышларында, Япониядән килгән көндәшен җиңеп, иң яхшысы булуга ирешкән.
Алексей Хәсәнов үзенең спорт юлын 2019 елда “Поколение” спорт академиясе командасы тренерлары Никита Петрунин һәм Даниил Прокофьев җитәкчелегендә башлаган. Халыкара һәм Бөтенрусия ярышларында күптапкырлар катнашкан. Республика, шәһәр һәм район турнирларында җиңүче һәм призер булган. Хәзерге вакытта Алексей “фиолетовый пояс” (5 ku) иясе.
Фото:i-gazeta.com