-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
12 гыйнвар 2023, 15:00

Камилә Вәлиева — “Ел спортчысы”!

Халык аны барлык спортчылардан да ныграк ярата шул.

Камилә Вәлиева — “Ел спортчысы”!
Камилә Вәлиева — “Ел спортчысы”!

Пекинда фигуралы шуу буенча команда турнирында Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева русиялеләр фикере буенча “Ел спортчысы” булып танылды.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәсендә, чаңгы ярышлары буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы Александр Большунов — икенче, ә хоккейчы, "Вашингтон Кэпиталз" хоккей клубы капитаны Александр Овечкин өченче урында.

Узган ел спортчылары турындагы сорауга җавапны русиялеләрнең өчтән бере бирә алган — 31 процент, Камилә Вәлиева өчен 7 процент респондентлар тавыш биргән, Большунов өчен — 5 процент, Овечкин өчен чаңгычыдан бер процентка кимрәк.

Тагын 2 процент респондентлар фигуралы шуу буенча Олимпия уеннары призерлары Анна Щербакова һәм Александр Трусова өчен тавыш биргән.

 

Фото: Global Look Press

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: