+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
14 гыйнвар 2023, 18:15

Камиләдән алтын медальне алдылар

РУСАДА фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны Русия чемпионаты-2022 алтыныннан мәхрүм итте.

Камиләдән алтын медальне алдылар
Камиләдән алтын медальне алдылар

Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Россия допингка каршы агентлыгының ( РУСАДА) дисциплинар антидопинг комитетының аның нәтиҗәләрен юкка чыгару турындагы карарыннан соң, 2022 елгы Русия чемпионаты җиңүчесе статусы турындагы язуны социаль челтәрләрдәге биографиясеннәнән алды.

Вәлиева 2021 елның 25 декабрендә Санкт-Петербургта узган Русия чемпионатында дөнья рекордыннан югарырак нәтиҗәләр белән алтын медаль яулаган иде. Соңрак билгеле булганча, турнирда җиңү көнендә алган фигуралы шуу остасының допинг-пробасы уңай нәтиҗә биргән.

Җомга көнне Бөтендөнья допингка каршы агентлык (WADA) ДАК РУСАДА Вәлиева допингка каршы кагыйдәләрне бозса да, бу аның "бернинди гаебе дә, ваемсызлыгы да" булмавын ачыклаган, тик шул ук вакытта аның нәтиҗәсен гамәлдән чыгарган.

2022 елгы Русия чемпионатында Александра Трусова— икенче, Анна Щербакова — өченче, Аделия Петросян дүртенче урынны алды.

Шулай итеп, медальләрне яңадан бүлгәннән соң, алтын медаль Александра Трусовага күчәчәк, көмеш медальне — Анна Щербакова, бронза медальне Аделия Петросян алачак.

Хәзер Камиләнең биографиясе битендә Европа чемпионатында, юниорлар арасында дөнья беренчелегендә һәм Гран-при финалында, үсмерләр һәм өлкәннәр Гран-при этапларында җиңүләре, шулай ук Русия чемпионатының көмеш медальләре турында язулар гына бар.

 

 

Фото: tn.fishki.net

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: