Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева, Красноярскида узган Русия чемпионатыннан соң, җанатарлар бүләк иткән уенчыкларны Җәмигъ мәчетенә бирде. Уенчыклар аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшырылачак. Бу хакта спортчы үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.
— Сезнең миңа булган сөюегезне башкалар белән дә бүлешү дөрес булыр дигән карарга килдем, шуңа күрә яшь спортчыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдердем, ә уенчыкларның күп өлеше Красноярск шәһәренең Җәмигъ мәчетенә тапшырылды, — дип яза Камилә үз фанатларына.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәчеткә барлыгы 20дән артык уенчык тутырылган капчык киткән. Уенчыклар Красноярскидан гына түгел, Русиянең башка шәһәрләреннән дә, хәтта Кытайдан да китерелгән.
Фото: www.enisey.tv