+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
22 гыйнвар 2023, 14:30

Беренче каналда Вәлиева һәм Заһитова командалары ярыша

Сез кайсы команда өчен тавыш бирер идегез?

Беренче каналда  Вәлиева һәм Заһитова командалары ярыша
Беренче каналда Вәлиева һәм Заһитова командалары ярыша

21 һәм 22 гыйнварда Мәскәүдә фигуралы шуу буенча Беренче канал Кубогы уза. Бу юлы Камилә Вәлиеваның “Нас не догонят” командасы Алинә Заһитова җитәкләгән “Красная машина” командасы белән ярыша.

Беренче канал Кубогының беренче көне фигуралы шуу сөючеләргә бик күп матур тәэссоратлар бүләк итте. Кызганычка каршы, спорт ярышларында күңелсез вакыйгалар да була. Кичә Вәлиева командасында нәкъ шулай булды да. Анастасия Зининаның каты егылуы җанатарларны да, белгечләрне дә кайгыга салды. Фигуралы шуучы чыгышын дәвам итә алмады — аны боздан табиблар алып китте.

Аны югалту Камилә Вәлиева командасы өчен авыр сынау булды,  Алинә Заһитова командасы алга чыкты. Командаларның мөмкинлекләрен тигезләү өчен, турнирны оештыручылар лидерлардан иң аз баллны алырга карар итте. Нәтиҗәдә, Вероника Яметованың балларын алдылар. Әлбәттә, моның белән Пхенчхан Олимпия чемпионы ризалашмады. Алинә соңга кадәр Вероника Яметова өчен көрәште.

Ярышларның беренче көнендә Заһитова командасы җиңде.

Әлегә беренче ярыш көненең нәтиҗәләре болай: 738,31 баллга каршы 745,68.

Бүген фигуралы шуу осталары ирекле программада көч сынаша. Кичә барлык төрләрдә дә Камилә Вәлиеваның «Нас не догонят» командасы спортчылары ярышларны башлаган иде, бүген Алинә Заһитованың “Красная машина” фигуристлары беренче булып чыгачак.

 

Фото: speedskating.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: