Барлык яңалыклар
Спорт
2 февраль 2023, 14:35

Безнең яшь спортчы — призер!

Тау чаңгысы буенча Бөтенрусия ярышлары Башкортстанда уза.

Безнең яшь спортчы — призер!
Безнең яшь спортчы — призер!

Башкортстаннан юниор Илья Шадрин тау чаңгысы спорты буенча Бөтенрусия ярышларының бронза призеры булды. Бу көннәрдә Белоретта Л. В. Кедрина истәлегенә турнир 12-15 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында “Мраткино” тау чаңгысы комплексы базасында уза.

Бүген “слалом-гигант”дисциплинасында беренче медальләр тапшырылды. Дистанцияне узу нәтиҗәләре буенча Мәскәү спортчысы Артемий Липов лидер булды, икенче урынны Русия башкаласының тагын бер вәкиле Федор Лебедев алды, өченче урында Башкортстанның яшь спортчысы Илья Шадрин.

Иң көчле спортчылар унлыгына шулай ук Башкортстан вәкилләре — Егор Сорокин (5 урын) һәм Михаил Труфанов (8 урын) керде.

 

Фото: минспорт РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: