+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
20 февраль 2023, 19:00

Вәт, ичмасам, сикергән!

9 яшьлек сноубордчы кыз дөнья рекорды куйды.

Вәт, ичмасам, сикергән!
Вәт, ичмасам, сикергән!

Кыз сноубордта бик катлаулы трюк ясаган, дип хәбәр итә “Известия” басмасы.  

Мәскәүдә яшәүче тугыз яшьлек сноубордчы Василиса Ермакова катлаулы трюк башкарып, дөнья рекорды куйган.

"Ул һавада үз күчәре тирәсендә 2,5 әйләнеш белән сикерде. Мондый сикерүне бу яшьтә әле беркемнең дә ясаганы юк иде", - диелә хәбәрдә.

Яшь спортчының казанышы “Interrecord” Халыкара рекордлар китабы тарафыннан расланган. Василиса Ермакованың инде сигез – дөнья һәм ун Русия рекорды бар.

Сноубордка аны кечкенә чагында ук әтисе бастырган. Кыз дүрт яшендә үк беренче ярышларында катнашкан. Хәзер исә ул “X Games” Бөтендөнья экстремаль уеннарында лидерлык җиңү турында хыяллана.

 

Фото: rg62.info

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: