+29 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
9 март 2023, 16:40

Әмирлеләр спорт ярата!

Бүздәк районының Әмир авылында бик кызыклы мәдәни-спорт чарасы үтте.

Әмирлеләр спорт ярата!
Әмирлеләр спорт ярата!

Бүздәк районының Әмир авылы халкы"Аек авыл-2022" конкурсының республика этабында актив катнашкан иде. Конкурс кысаларында үткәрелгән мәдәни-спорт чаралары бүген дә дәвам итә. 3 март көнне әлеге проект авылдашларны янә бер мәйданга җыйды. Шунысы сөенечле, Әмир авылында спорт һәм мәдәни чараларга кушылучылар саны көннән-көн арта, сәламәт яшәү рәвешен сайлаучы авылдашлар саны арта бара.

“Бүген иртән авыл клубы каршындагы мәйданда музыка яңгырый иде. Һава торышы да безгә уңай булды – көн җылы, йомшак кына кар явып торды.” – дип кичерешләре белән бүлеште Каран авыл биләмәсе башлыгы, Әмир авылы егете Валерий Исхаков.

Бәйрәм уңаеннан авыл мәдәният сараенда театр коллективы чыгыш ясады. Шунда ук мозаика техникасы буенча кул осталары түгәрәге оештырылган иде. Теләгән һәр кешегә кул эше буенча яңа белемнәр алып, үзе дә иҗат итеп карау мөмкинлеге бирелде.

Ниһаять, бәйрәмнең төп өлеше – спорт ярышлары башланды. Авылдашлар бергәләшеп, кечесе дә, олысы да чаңгыга басты. Ярыш тәмамланганнан соң, катнашучыларны тәбикмәкле, кайнар чәйле табын каршы алды. Авылның оста куллы апалары пешергән милли ризыклар, тәм-томнар һәркемнең күңеленә хуш килде.

Чарага килгән һәр кунак күңел ачып, яхшы кәеф алып кайтып китте. Авыл халкы өчен үз кешеләрең, милләттәшләрең белән бергә кышны күңелле уеннар, җыр-биюләр белән озату үзе бер бәхет бит ул! Рухи һәм физик яктан файдалы, уңай эмоцияләр һәм онытмаслык тәэссоратлар бүләк итүче бу чара Бүздәк районы Әмир авылы халкы өчен чын бәйрәм булды!

Автор фотосы.

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: