27 февральдән 6 мартка кадәр дәвам иткән турнирда Русиянең төрле төбәкләреннән иң көчле 16 команда катнашты. Алты көн дәвамында Чайковский шәһәренең “Темп” боз сараенда 272 уенчы катнашлыгында 47 хоккей уены узды.
Боз мәйданчыгындагы кызу алышта Чакмагыш районының данлыклы“Ястребы” хоккейчылар командасы аеруча зур осталык күрсәтеп, финалга чыкты. “Алтын шайба” кубогы өчен алар Архангельск өлкәсенең “УЛК” хоккейчылар клубы әгъзалары белән киеренке уен алып барды. Нәтиҗәдә безнең егетләр көндәшләрен 5:2 исәбе белән җиңеп, “Алтын шайба” Бөтенрусия яшь хоккейчылар турнирының чемпионнары исеменә лаек булды!
“Ястребы” хоккейчылар командасы егетләрен һәм аларның тренерлары Азат Илшат улы Мәҗитовны зур җиңүләре белән котлыйбыз, яңадан-яңа җиңүләр телибез!
Чыганак: “Игенче” гәзите