+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
15 март 2023, 09:30

Камилә бозга яңа номер белән чыга

Талантлы кыз тамашачыларны янә гаҗәпләндерәчәк.

Камилә бозга яңа номер белән чыга
Камилә бозга яңа номер белән чыга

Пекиндагы Олимпия уеннарында команда турниры чемпионы Камилә Вәлиева яңа номер әзерли, ул 18 мартта “Русский вызов” шоу-программасы турнирында тәкъдим ителәчәк.

“Хрустальный” бозындагы репетицияләрнең фотолары спортчының телеграм-каналында басылып чыккан.

Камилә яңа программа өстендә тренерлары Этери Тутберидзе һәм Даниил Глейхенгауз белән бергә эшли, һәм шулай ук Мәскәү спорт Кубогы финалында чыгыш ясаячак.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, шоу-программа турнирында катнашу Камилә Вәлиевага карьерасын яңадан башларга ярдәм итә ала, иң мөһиме, Пекиндагы Олимпия уеннарыннан соң узган ел эчендә ул үзенең күренекле осталыгын югалтмаган.

Моннан тыш, ил чемпионатындагы үзенең чыгышында 16 яшьлек фигуралы шуу остасы тамашачыларны сокландыру һәм гаҗәпләндерү сәләтен дә күрсәтте.

 

 

Фото: velsknews.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: