+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
22 март 2023, 17:00

Милана — оста шашкачы!

Башкортстаннан беренче сыйныф укучысы шашка буенча Русия беренчелегендә җиңү яулады.

Милана — оста шашкачы!
Милана — оста шашкачы!

Ишембайдан беренче сыйныф укучысы Милана Хаҗиева урыс шашкасы буенча Русия беренчелегендә җиңүче булды. 9 яшькә кадәрге кызлар арасында тиз программада ул икенче урынга чыкты. Ярышлар Самарада 17-23 мартта уза. Аларда 35 төбәктән 600дән артык спортчы катнаша. 14 яшькә кадәрге балалар өч программада ярыша: классик, тиз (рапид) һәм яшен тизлегендәге (блиц).

Район хакимияте башлыгы Азат Ишемгулов белдерүенчә, талантлы кызны узган ел шәһәрнең балалар бакчалары арасында шашка ярышларында күреп алганнар. Шул вакыттан бирле Милана Ишембай шашка мәктәбендә актив шөгыльләнә. Аны республикада танылган шашка остасы Янис Сафин өйрәтә.

 

 

 

Фото: Азат Ишемгуловның социаль челтәрләрдәге Вконтакте сәхифәсеннән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: