Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова Мәскәүдә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Бәхеткә, авария вакытында Олимпия чемпионы зыян күрмәгән. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында язган.
“Хәлләр кринж. Иртән генә мин үзем өчен уңышлы көн булачагын әйткән идем, әмма язмыштыр, күрәсең. Бервакыт барысы да челпәрәмә килде, минем машинамны алып киттеләр, эвакуацияләделәр һәм Мәскәүнең икенче башына барырга куштылар Мин анда килдем, машина юк диделәр, мин башка урынга киттем һәм бу минем 3 сәгать вакытымны алды. Юлда мин таксида авариягә эләгергә өлгердем. Миңа бик нык "уңыш елмая". Нәтиҗә шундый: башта эшлә, аннары сөйлә”, — дип бүлешкән үз сәхифәсендәге дуслары белән Алинә.
Фото: dpru