+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
17 апрель 2023, 11:25

Балалары беренче тапкыр әтиләре белән очрашкан

Роман Костомаров инде өч ай реанимациядә ята.

Балалары беренче тапкыр әтиләре белән очрашкан
Балалары беренче тапкыр әтиләре белән очрашкан

Чыганак мәгълүматлары буенча, Роман янына12 яшьлек кызы Анастасияне һәм 7 яшьлек улы Ильяны беренче тапкыр керткәннәр. Моңа кадәр табиблар фигуристның хатыны Оксана Домнинаны гына реанимациягә керә алган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 46 яшьлек фигурист алдагы ике айда реанимациядән чыгарылачак. Моннан тыш, протезлау өчен Костомаровны Германиядәге клиникага күчерергә мөмкиннәр дигән мәгълүмат таралган иде. Әмма аның хатыны Оксана Домнина бу мәгълүматны кире кага.

Билгеле булуынча, фигуралы шуу остасы Роман Костомаров 10 гыйнварда дәваханәгә эләккән иде. Анда аңа берничә тапкыр операция кичерергә туры килде.

 

Фото: letidor.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: