Команда ярышларында Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева үзенең 17 яшьлек юбилеенда Казанда “Чемпионы на льду” боз шоуында чыгыш ясады.
Казан — Камиләнең туган шәһәре. Монда ул алты яшькә кадәр яши һәм тренер Ксения Иванова җитәкчелегендә спортта беренче адымнарын ясый. Шоу вакытында тамашачылар талантлы кызны бәйрәме белән берничә тапкыр котлады, ә шоу тәмамлангач экранда Вәлиевага видеокотлау кабыздылар. Шул вакытта Этери Тутберидзеның тренерлар штабы бозга зур торт чыгарды.
Фигуралы шуу остасы өч программа белән — “Уэнсдей” номеры, Олимпия сезонының кыска программасы, шулай ук Алинә Заһитова һәм Анна Щербакова белән бергә чыгыш ясады. Чыгышлар тәмамланганнан соң, Камилә көчле алкышлар астында берничә дүртле тулуп һәм өчле аксель башкарды.
Фото: РИА “Новости”