+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
11 Май 2023, 09:35

Иң оста шахматчылар көч сынашты

Башкортстанда кечкенә шахматчылар арасында республика беренчелеге тәмамланды.

Иң оста шахматчылар көч сынашты
Иң оста шахматчылар көч сынашты

9 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча турнир Гафури районының Красноусол авылында узды. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Ярышларда республиканың 15 шәһәреннән һәм авылыннан 62 бала катнашкан. Көрәш 9 тур дәвам иткән, нәтиҗәдә, призлы урыннарның барысында да диярлек – уфалылар.  

Малайлар арасында көмеш медальне “Толпар” клубы тәрбияләнүчесе Николай Мелешко яулаган, кызлар арасында алтын медальгә Реана Кинҗәбулатова һәм бронзаны Сафина Сатдыкова яулаган. Ике медаль “Ufachess” шахмат академиясе тәрбияләнүчеләрендә: беренче урын – Артем Максютовта, ә өченче урынга Кәрим Даутов ия булган. Кызлар арасында көмеш медаль “Профи64” клубы тәрбияяләнүчесе Марианна Таяновичта

"Безнең клубта шахматчыларны әзерләүнең үзенчәлекле „пирамидасы“ төзелә, һәр яшь төркемендә өметле спортчылар барлыкка килә. Әгәр аларның зурлары Бөтенрусия ярышларында, Европа һәм дөньяның юниорлар чемпионатларында лаеклы чыгыш ясый икән, иң кечкенәләре әлегә республика беренчелегендәге җитди көрәшкә әзерләнә. Хәер, монда да күңелле яңалык бар — күптән түгел безнең клубта тәрбияләнүче 7 яшьлек Реана Кинҗәбулатованың мәктәп укучылары арасында дөнья чемпионатында икенче урынны алуын искә төшерик”, - дип сөйләгән агентлык хәбәрчесенә “Толпар” директоры Әмир Даукаев.

 

Фото: "Толпар" спорт клубы

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: