+29 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
16 Май 2023, 14:10

Безнең Реана – беренче!

7 яшьлек Уфа кызы шахмат буенча Русия буенча беренчелекне алды.

Безнең Реана – беренче!
Безнең Реана – беренче!

Реана Кинҗәбулатова – Русия Федерациясенең яшь шахматчылары арасында иң яхшы уйнаучы дип табылды. Моның турында Башкортстанның спорт министрлыгы хәбәр итә.

 

Уфаның "Толпар" спорт клубында тәрбияләнүче Реана 2016 елда туган шахматчыларның рейтингында иң беренче. Ул 1409 балл җыйган. Шахмат федерациясе реестрына барлыгы 2626 кыз кергән.

 

Икенче урынны 1376 балл белән Краснодардан Анастасия Лепа яулаган, ә өченче урынга 1367 балл белән Архангельск өлкәсеннән Ульяна Белоусова чыккан.

 

"Реана төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә уңышлы чыгышлар ясап, үзенең сәләтен үстерә. Шәһәр һәм республика беренчелекләрендә җиңүләрдән башлап, ул күптән түгел генә шактый зур нәтиҗәгә иреште: мәктәп укучылары арасында дөнья чемпионатында икенче урынны яулады", – дип билгеләп үттеләр республиканың Спорт министрлыгында.

Фото: bashinform.ru

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: