Барлык яңалыклар
Спорт
17 Май 2023, 20:53

Уфа иң көчле спортчыларны кабул итте

11-15 майда Уфада V ачык Евразия сугыш сәнгате уеннары узды.

Уфа иң көчле спортчыларны кабул итте
Уфа иң көчле спортчыларны кабул итте
Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланды.

Әлеге проект "Русия сугыш сәнгатьләре берлеге" Президент грантлары фонды конкурсында җиңүче булды һәм Русиядә киңкүләм спорт өлкәсендә зур күләмле мультиспорт вакыйгаларының берсе булып тора.

Чара Русия Спорт министрлыгының бердәм календарь планына кертелгән һәм киңкүләм спортны популярлаштыру, шулай ук патриотизм хисләрен тәрбияләү һәм Русия халыкларының һәм Евразия киңлеге илләренең милләтара дуслыгын ныгыту максатларында уздырыла.

Иң эре спорт объектларының берсендә - Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә - бер үк вакытта 20 мәйданчыкта ярышлар, фестиваль программалары, күрсәтмә чыгышлар, 30 төрле алыш сәнгате, милли спорт төрләре буенча осталык дәресләре һәм семинарлар узды. Катнашучылар һәм кунаклар шулай ук ГТО нормативларын тапшырды.

Уеннарда Русиянең 50дән артык төбәгеннән 4000нән артык спортчы, вәкил һәм тренер һәм 23 ил вәкилләре катнашты. Катнашучы илләр арасында күрше Кыргызстан, Белоруссия, Казахстан, Таҗикстан, Грузия генә түгел, Конго, Һиндстан, Колумбия, Ангола, Мисыр, Иран һәм башкалар да бар иде.

Уеннарның барлык төп чаралары киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә киң яктыртылды. Шулай ук көндәлек онлайн-трансляцияләр оештырылды.

Аркадий Ануфриев фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: