Барлык яңалыклар
Спорт
17 Май 2023, 11:30

Велосипедчылар, узышка рәхим итегез!

Уфада гадәттәгечә "1000 велосипедчы көне" узачак.

Велосипедчылар, узышка рәхим итегез!
Велосипедчылар, узышка рәхим итегез!

Уфа мэриясы карары буенча, шәһәренең традицион бәйрәменә әврелгән "1000 велосипедчылар көне" быел 27-28 майда узачак. 

Велосипедчылар узышы алдагы атнаның шимбә көнендә старт алачак. Аның ачылу тантанасын "Торатау" Конгресс-холлы янындагы амфитеатрда уздыру планнаштырылган. Чара сәгать 12:00дән алып 21:00гә кадәр дәвам итәчәк. Биредә велосипед спорты һәм актив ял яратучылар өчен төрле күргәзмәләр, күңел ачу урыннары, балалар өчен уеннар һәм башка бик күп мәйданчыклар эшләячәк.

"1000 велосипедчы көне"нең төп чарасы якшәмбе көнне иртәнге 8:00да "Горсовет" каршында башланачак. Монда беренче тапкыр профессионал һәм һәвәскәр велоспортчылар вакытка узышачак. Ә инде сәгать 10:00да барлык теләүчеләр өчен традицион киңкүләм велоузыш башлануы көтелә. Маршрут Октябрь проспекты, Цюрупа, Зәки Вәлиди урамнары буенча, "Торатау" Конгресс-холлына кадәр узачак.

Ярышка теркәлү әле дә дәвам итә. Бәйгедә катнашыр өчен сезгә 26 майга кадәр 12:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр "Артерия" Күпфункцияле үзәгендә номер алырга кирәк. Профессиональ атлетлар өчен узышка теркәлү чараның рәсми сайтында үткәрелә. Шунда ук ярышта катнашуга рөхсәт итүче шартлар белән дә танышырга мөмкин.

Фото: freepik.com.

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: