+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
29 сентябрь 2023, 15:20

Уфага Алинә Заһитова һәм Камилә Вәлиева килә

Башкалада фигуралы шуу буенча Бөтенрусия ярышлары узачак.

Уфага Алинә Заһитова һәм Камилә Вәлиева килә
Уфага Алинә Заһитова һәм Камилә Вәлиева килә

Уфада конькида фигуралы шуу буенча Бөтенрусия ярышлары, шул исәптән юниорлар арасында да, узачак. Турнирны ачу тантанасы Спорт сараенда 11 октябрьдә, Башкортстан Республикасы көнендә узачак.

Спортчыларны бозда фигуралы шууның данлыклы һәм титуллы вәкилләре — Олимпия уеннары чемпионнары Алинә Заһитова, Камилә Вәлиева, Виктория Синицина, Никита Кацалапов, Марк Кондратюк, Анна Щербакова, дөнья, Европа, Русия чемпионнары, дөнья чемпионатлары призерлары Александра Бойкова, Дмитрий Козловский, Елизавета Туктамышева, Дмитрий Алиев, Александра Степанова һәм Иван Букин сәламләячәк.

Фигуралы шуу осталарының чыгышларын 10-14 октябрьдә күрергә мөмкин булачак. Ярышларда спорт мастерына кандидатлар катнашачак. Программада ялгыз һәм парлы шуу, шулай ук бозда биюләр каралган.

 

Фото: pmrall.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: