Барлык яңалыклар
Спорт
5 октябрь 2023, 20:15

Ак кәгазьгә “Әни” диеп язган...

Роман Костомаров беренче тапкыр ясалма кулны сынап караган.

Ак кәгазьгә “Әни” диеп язган...
Ак кәгазьгә “Әни” диеп язган...

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Роман Костомаров бионик протез куелганнан соң беренче тапкыр язып караган.

Шул турыда ролик Костомаровның Telegram‑каналдагы сәхифәсендә урнаштырылган. Видеоязмадан күренүенчә, спортчы беренче тапкыр ясалма кулны сынап караган һәм ак кәгазьгә “Әни” сүзен язып, йөрәк төшереп куйган.

“Әни... Беренче сүз... Яңа тормышымда беренче тапкыр яздым”, – диелгән видеога куелган текстта.

Элек язуыбызча, Роман Костомаров 10 гыйнварда ике яклы пневмония белән дәваханәгә эләккән иде. Февраль башында үсеш алган гангрена фонында спортчы ике аягының да табаннарын, бер кул чугын һәм икенче кулының бармакларын югалтты. Соңрак фигуристның сепсисы саклануы һәм баш мие гематомасы күзәтелүе билгеле булды. Шулай ук Костомаров ике инсульт кичерде. Нәтиҗәдә, аның аякларына протезлар куелды. 6 июльдә фигуристны дәваханәдән чыгардылар. Социаль челтәрләрдә Роман табибларга аерым рәхмәт белдерде.

 

Фото: cdn.tvspb.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: