Барлык яңалыклар
Спорт
9 октябрь 2023, 14:40

Алинә Уфага килә!

Башкортстанда фигуралы шуу буенча Бөтенрусия ярышлары старт ала.  

Алинә Уфага килә!
Алинә Уфага килә!

Ярышларны ачу тантанасы Республика көнендә узачак.

Шулай ук Уфада фигуралы шуу буенча юниорлар арасында Бөтенрусия ярышлары узачак. Спортчыларны бозда фигуралы шууның данлыклы осталары, Олимпия уеннары чемпионнары Алина Заһитова, Виктория Синицина, Никита Кацалапов, Марк Кондратюк, Анна Щербакова, дөнья, Европа, Русия чемпионнары, дөнья чемпионатлары призерлары Александра Бойкова, Дмитрий Козловский, Елизавета Туктамышева, Дмитрий Алиев, Александр Степанов һәм Иван Букин сәламләячәк

Ярышлар 11 октябрьдә — спорт сараенда (Рихард Зорге урамы, 41) 16.45 сәгатьтә ачыла. Фигуралы шуучыларның чыгышларын 10-14 октябрь көннәрендә күрергә мөмкин булачак. Ярышларда спорт мастерына кандидатлар катнашачак. Программада ялгыз һәм парлы шуу, шулай ук бозда биюләр каралган. Билет сатуда.

Билгеле булуынча, быел апрель аенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия фигуралы шуу федерациясе генераль директоры Александр Коганның агымдагы елның көзендә Уфада фигуралы шуу буенча Гран-при этабын уздыру тәкъдимен хуплады. Республика җитәкчесе билгеләп үтүенчә, Башкортстан спортчыларга үзләренең осталыкларын күрсәтү өчен иң яхшы шартлар оештыра.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: