Алты яшьлек Егор Попов Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибовтан бүләккә өр яңа форма алган. Ведомстсво җитәкчесе бу елның июнендә, Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты әгъзасы, грек-рим көрәше буенча өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Александр Карелин яшь спортчылар белән очрашуга килгәч, малайга бүләк ясарга вәгъдә биргән иде. Башкортстан башкаласына танылган спортчы Русия һәм Белоруссия төбәкләренең Х форумы кысаларында килде.
Ул вакытта Егор барлык балалар арасында беренче булып кунакка сорау биргән иде. “Александр Александрович, Сезнең кебек ничек көчле булырга? – дип сорады үткер малай.
Руслан Хәбибов малайны кыюлыгы өчен мактап, яңа көрәш костюмы бүләк итәргә вәгъдә итә. Ведомство җитәкчесе үз сүзендә торды. Кичә, грек-рим көрәше буенча Россиянең танылган спортчыларының осталык дәресләре алдыннан ул 6 яшьлек Егорга вәгъдә иткән бүләген тапшырган. Чара ир-егетләр арасында Русия Кубогы алдыннан Башкортстан Башлыгы призына шәхси һәм команда зачетында узды. Ярышларны рәсми ачу тантанасы бүген, 27 октябрьдә уза.
Фото:bashinform.ru